Татарстан электрониканы утильләштерү буенча Россиядә икенче урынга чыкты

2025 ел йомгаклары буенча Татарстан электрон һәм электр җиһазларын утильләштерү буенча Россиядә икенче урынны алды.

Республика «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасында “регион-лидерлар” номинациясендә призлы урынга лаек булды.

Бүләкләү тантанасы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында узды. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итте.

Әлеге программа «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Чарада Татарстан экология министры урынбасары Алмаз Тугушев катнашты.

Аның сүзләренчә, югары нәтиҗә – республикада алып барылган системалы эш нәтиҗәсе. Татарстан инде икенче ел рәттән электрониканы җыю һәм эшкәртү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешә. Моңа халыкның актив катнашуы һәм оешмаларның өлеше дә зур йогынты ясый.

2022 елдан башлап республикадан барлыгы 551 тоннадан артык иске электрон һәм электр техникасы утильләштерүгә җибәрелгән. 2025 елда гына да бу күрсәткеч 185 тонна тәшкил иткән.

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.