Яшь кызны боз сөңгесе үтергән

Түбән Новгородта 19 яшьлек кыз түбәдән төшкән боз сөңгесе аркасында һәлак булган. Фаҗига кич белән Варварская урамында була, социаль челтәрләрдә язалар.

Чыганаклар мәгълүматы буенча, үтеп баручы ике кызга бина түбәсеннән боз сөңгесе төшкән. Аларның берсе урында үлгән, икенчесе зур булмаган җәрәхәтләр алган.

Тикшерү комитеты фаҗига факты буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр түбәне вакытында кардан һәм боздан чистарту өчен кем җавап биргәнен ачыклаячак һәм аларның гамәлләренә бәя бирәчәк.