Фестиваль быел 10 еллыгын билгеләп үтсә, шәмәклеләр исә 10 елдан соң очрашу традициясен кабат яңартты.
(31 июль, “Апастово-информ")
Шәмәк авылының ямьле табигать кочагына ерак Норлат, күршеләребез Буа, Кайбыч районнарының һәм Апасыбызның җырга-моңга гашыйк гармунчылары, баянчылары җыелды. Мәскәү каласыннан да кайтучылар бар иде. Бәйрәмгә шәмәклеләр, райондашлар да килде. 80нән артык гармунчы моңлы көйләрен сузып, мәйдан түренә агылды. Араларында балаларны да, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә күреп булды. Бәйрәм гармун уйнарга яртаучы төрле һөнәр ияләрен дә бер йодрыкка җыйды. Оста уйнаучылар да, уйнап җырлаучылар да күп иде. Нәфис иңнәренә гармун асып, моңлы көен сузучы хатын-кызлар да соклану уятты. Мәдәният йортлары каршында эшләп килүче халык ансамбльләре дә ямь өстәде.
Бәйрәмгә килүче халыкны якташыбыз, Шәмәк авылының үз улы, Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев сәламләде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев район башлыгы Айрат Җиһаншинның сәламнәрен ирештерде, барлык гармунчыларга олы хөрмәтен белдерде. Сәхнәгә бер-бер артлы гармунчылар узды. Алар үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.
Тирә-юньгә моң агылды, шат авазлар яңгырап торды. Сәүдә нокталары, балалар мәйданчыклары эшләде, шашлык, коймак исе таралды.
Фестиваль "Авыл көне" белән бәйләнеп китте. Авылдашлар, кайткан кунаклар күрешеп, очрашты. Бәйрәмгә районның төрле авылларыннан килүчеләр дә күп иде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең, республиканың танылган җырчыларының чыгышлары күңелләргә ял бирде.